top of page
40oW0X6Fn8w.jpg

Мин - Гарифуллина Айгөл Рафаэль кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы, социаль педагогы һәм сыйныф җитәкчесе. Педагогик эш стажым - 5 ел. Тумышым белән Азнакай шәһәреннән. 2013 нче елны Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм әдәбияты, инглиз теле бүлеген тәмамладым. Шул елның август аеннан мәркәзебезнең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм 5 нче В сыйныфының класс җитәкчесе булып педагогик хезмәт юлымны башладым. Агымдагы елдан эшемне 16 нчы гимназиядә дәвам итәм. Татар рухын, милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклауга зур игътибар биргән гимназиядә эшләвем белән горурланам!

bottom of page